Барлык теләүчеләрне актив тормыш рәвешенә кушылырга чакыра торган мавыктыргыч вакыйга ул”»
Чара яшьләргә, студентларга кызыклы булачак. Программа кысаларында төрле конкурслар һәм ярышлар каралган, алар катнашучыларга файдалы күнекмәләрен үстерергә һәм дөньяга карашларын киңәйтергә ярдәм итәчәк.
«Разминка» станциясе: дәрт һәм энергия заряды!
«Китап БУМ»: әдәбият дөньясына чумабыз.
«Үз илебез гражданины»: Россия һәм Татарстан тарихы, шулай ук илебез гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрне тикшерәбез;
«Фикерләр чаты»: актуаль темалар турында фикер алышабыз һәм үз фикеребезне дөрес һәм дәлилле итеп белдерергә өйрәнәбез;
«Мини-викторина»: кызыклы сорауларга җавап бирәбез һәм дөньяга карашыбызны киңәйтәбез;
Һәм, әлбәттә, «ЗОЖ» станциясе: монда без сәламәт яшәү рәвеше, Дөрес туклану, сәламәтлек һәм спорт турында сөйләшәчәкбез.
Моннан тыш, кунаклар махсус буклетлар һәм тематик материаллар әзерләгән белгечләребез-китапханәчеләр кулыннан файдалы мәгълүмат ала алачак.
Күңелле вакыт уздыру өчен бөтен гаиләгез яки дусларыгыз белән килегез!