Ветераннар (пенсионерлар)өчен «Сабантуй» халык бәйрәме
Сабантуй бәйрәменә чакырабыз. Бу-милли рухның чын энҗесе, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс тере чишмәсе, аның күңел халәте һәм талантларын ачу, яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә көч, җитезлек һәм зирәклек ярышлары өчен менә дигән мөмкинлек. Программада пенсионер-баянчылар ансамбле, авылның рус пенсионерлары хоры, районның фольклор ансамбльләре чыгышлары, милли уеннар һәм спорт ярышлары, шулай ук пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе, ветераннар Советы һәм авыл җирлекләре инвалидлары җәмгыяте һәм район үзәге активистларын бүләкләү тантанасы каралган.