Кызыклы уен программасы
Сезне Чирмешән Мемориаль үзәге белән бергә якты хисләр һәм актив ял атмосферасына чумарга чакырабыз! Сезне «Көзге стартлар»исемле мавыктыргыч уен программасы көтә. Чара Яшьләр мәйданчыгында узачак һәм кече яшьтәге балаларга да, яшүсмерләргә дә кызыклы булачак. Программа кысаларында катнашучылар төрле күңелле эстафеталарда һәм спорт ярышларында катнаша алачак. Барлык биремнәр дә физик күнекмәләрне, җитезлекне үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләүгә һәм командада эшли белүгә юнәлдерелгән. Һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә һәм көне буе позитив була алачак! Дусларыгыз һәм гаиләгез белән күңелле вакыт үткәрү, шулай ук районыгызның актив һәм шат күңелле кешеләре арасында яңа танышулар булдыру мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!