Варенье, әбиләр парады һәм ходулистлар шоуы
Кадерле дуслар, сезне «КАЙНАтма» ачык җәйге күршелек фестиваленә чакырабыз!
Сезне шишка, чәчәк һәм яшелчәләрдән ясалган варенье дегустациясе, «Әбием кайнатмасы» конкурсы, әбиләр парады һәм җиләк костюмнарындагы дефиле көтә. Төп вакыйга – күрше-гаилә кайнатмасын мастер-класста, самавыр янында чәй эчү.
«Кайнар җәй хитлары!» концерты, ходулистлар шоуы, «Осталар шәһәре» күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен фотозоналар һәм мастер-класслар. Бөтен гаиләгез белән килегез!