РУС ТАТ
Чараның партнеры булу

Паркта җәй

  • 29.08.2025
  • 18:00
  • Буа районы
  • Буа шәһәре
  • Яшьләр паркы

Вакытыгызны күңелле һәм файдалы уздыру өчен безнең актив программага кушылыгыз! Сезне яраткан ишегалды уеннары белән мавыктыргыч уен станцияләре көтә. Катнашучылар «Шәһәрчекләрдә» төгәллек, «Вышибалларда» җитезлек, «Аркан тартышу» да көч һәм «Шарларны кәрзингә ыргыту»да координация күрсәтә алачак.

Һәр уен якты хисләр бүләк итәчәк һәм командаларны берләштерәчәк. Бу балалар уеннарын искә төшерү һәм аларга үсеп килүче буынны өйрәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Хәрәкәт һәм дусларча көндәшлек шатлыгын уртаклашыр өчен бөтен гаиләгез белән килегез!

Без актив ял яратучыларны көтәбез-сезнең команданың нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтегез!

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email