«Бөгелмә. Үткәнгә сәяхәт» җәяүле экскурсиясе
Бөгелмә шәһәре буйлап экскурсия Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сәүдәгәрләр шәһәрчегенең тарихы һәм бүгенге казанышлары белән таныштырачак.
Маршрут Ярослав Гашек музее янында башлана һәм тәмамлана һәм шәһәрнең зур өлешен колачлый. Экскурсия барышында Бөгелмә өчен истәлекле урыннарда – Ленин мәйданында (кайчандыр базар мәйданы), Бөек Ватан сугышына багышланган Мәңгелек Дан мемориалы янында, Бөгелмә станциясенең тимер юл вокзалында 3 тукталыш планлаштырылган. Тарихи объектлар һәм монументлар янында экскурсоводны тыңлап, кунаклар гасырлар һәм аннан да борынгырак вакыйгаларны күз алдына китерә, борынгы шәһәр атмосферасына үтеп керә, Бөек Ватан сугышының героик вакыйгалары турында белә алалар.
Маршрут буенча экскурсантлар борынгы заманнардан бүгенге көнгә күчәләр, бөгелмәлеләрнең фән, спорт, сәнгатьтәге казанышлары белән танышалар.
Экскурсия вакыты 90 минут тәшкил итә.