«Җәйнең якты буяулары»
Урамдагы якты вакыйга Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләрне һәм кунакларны сәнгать һәм илһам мохитенә чумарга чакыра! Матур бакчада сезне онытылмас тәэсирләр көтә.
Чара программасында – мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгенең тәҗрибәле педагогларыннан мавыктыргыч остаханәләр, биредә һәркем үзенең иҗади потенциалын ача һәм үзен сәнгатьнең төрле төрләрендә сынап карый алачак. Тамашачыларны бай эчтәлекле укытудан соң үзәкнең иҗат студияләрендә тәрбияләнә торган талантлы балалар әзерләгән бәйрәм концерт программасы көтә. Аларның чыгышлары сезгә позитив һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк!
Безнең белән бергә талантыгызның яңа якларын ачып, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!