«Балаларны яклау көненең» бәйрәм программасы
Яшь түбәнкамалылар өчен балаларны яклау көнендә «Сабантуй» аттракционнары паркы сәхнәсендә, “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика яшьләр фестивалендә, җиңүчеләр һәм лауреатлар катнашуында концерт узачак. Ачык мәйданчыкларда иҗади мастер-класслар һәм асфальтта рәсем конкурслары оештырылачак. Ял яратучылар “Корнхол”, “Дикие шайба”, “Туми Иши” хәрәкәтчән уеннарында ярышачаклар.