Без барыгызны да көтәбез!
Яр Чаллы гаилә бәхете рухына чумарга чакыра!
Энтузиастлар бульварында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган искиткеч «Минем гаиләм – минем бәхетем» бәйрәм программасы узачак.
Программада:
- «Кызыл Тау» мәдәният үзәге артистларының һәм солистларының якты чыгышлары;
- Гөлнара Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясеннән арт-күргәзмәләр һәм мавыктыргыч мастер-класслар;
- Онытылмас гаилә фотолары ясар өчен балалар театр мәктәбе әзерләгән фотозоналар;
- «Гаилә – ул без!» дип аталганасфальттагы рәсемнәр бәйгесе. Аны 13 нче балалар сәнгать мәктәбе оештырган, ул яшь рәссамнарга үзләренең иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк;
- Бәйрәм символикасы һәм гаилә мөнәсәбәтләренең җылысы белән тулы «Бәхет китерә торган ромашка бүләк ит!» акциясе.
Барлык теләүчеләрне дә бу көнне гаиләләре белән бергә үткәрергә, бәйрәм рухыннан ләззәт алырга һәм якты истәлекләр булдырырга чакырабыз!