Россия көне
Чара кысаларында Ватанга дан җырлаучы рус шагыйрьләренең әсәрләре яңгыраячак. Мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр «Иркен минем Туган илем» патриотик викторинасы сорауларына җавап бирәчәкләр, Россия халыклары мәдәниятен тәкъдим итүче бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашачаклар. Шулай ук балалар, ил тарихы, дәүләт символикасы, күренекле шәхесләрнең биографияләре, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турындагы китапларны үз эченә алган "Без барыбыз да-Россия!" китап күргәзмәсе белән таныша алачак.