Кире кайту

Ишегалды бәйрәме

11.08.2026

17:30

Яр Чаллы шәһәре

Яр Чаллы шәһәре

Россия Герое Сергей Чебнев ис.сквер

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
Ишегалды бәйрәме

Күңелле уеннар, конкурслар, концерт программасы

Хөрмәтле күршеләр, дуслар һәм барлык гаиләләр! Сезне иң җылы һәм ихлас ишегалды бәйрәменә чакырабыз. Бу көнне бергә күңелле, дусларча һәм кызыклы итеп үткәрик.

 Балалар өчен нәрсә әзерләнә?

Яшь кунакларыбызны профессиональ аниматорлар көтәчәк: күңелле уеннар, конкурслар һәм бүләкләр булачак. Сквер шат авазлардан гөрләп торачак!

 Олырак яшьтәгеләр өчен концерт программасы тәкьдим ителәчәк. Сәхнәдә районыбызның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Җыр-моң, биюләр халык бәйрәме мохите тудырачак.

Хакимият вәкилләре белән аралашу да каралган. Бу көнне кунаклар турыдан-туры борчыган сорауларын район хакимиятенә, идарә компаниясе вәкилләренә; - төрле махсус хезмәтләр белгечләренә бирә алачаклар.

Актив гражданнарны хөрмәтләү

Бу көнне ТОС рәисләре иң актив һәм битараф булмаган чаллылыларны котлап, аларның җәмгыять тормышына керткән өллеше өчен бүләкләр тапшырачак.

Игелек эшләребез — аерым горурлыгыбыз. Бәйрәм кысаларында укучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Бәйрәмгә рәхим итегез! Килегез, якыннарыгызны да алып килегез! Бер-беребез белән танышыйк, аралашыйк һәм уртак йортыбызны тагын да ямьлерәк итик! 
 

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak