Яңа авылында Дуслык агачы һәм күмәкләшеп пылау ашау!
Кунакчыл Тукай районында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге матур паркта уникаль бәйрәм булачак. Бу чара гаилә җылысы, игелеклелек һәм мәдәни күптөрлелекнең чын тантанасы булачак.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы – символик «Дуслык агачы» булдыру, һәр гаилә үз гаилә гербын ясап, үз фантазиясен һәм креативлыгын күрсәтә алачак. Бу герблар агач ботакларын бизәячәк, чарада катнашучыларның бердәмлеген һәм гармониясен символлаштырачак.
Милли ашларга аерым игътибар биреләчәк. Бер зур казанда әзерләнгән хуш исле пылау барлык кунакларны уртак өстәл артында берләштерәчәк, ә төрле халыкларның милли ризыклары мәдәни традицияләр һәм кулинария серләре белән уртаклашу өчен сәбәп булачак.
Гаиләләр әзерләгән иҗат номерлары тамашачыларга якты хисләр һәм уңай энергия бүләк итәчәк.
Сезне бу искиткеч бәйрәмгә кушылырга чакырабыз!