«Крылья Советов» паркында узачак бәйрәм концертына чакырабыз
11 июнь көнне 17.00 сәгатьтә Авиатөзелеш районының «Крылья Советов» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Традиция буенча бәйрәм яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасыннан башланып китәчәк. Чарада Казанның иҗат коллективларының чыгышлары көтелә.
Бәйрәм киче кунаклары өчен шулай ук мастер-класслар, күңел ачу программасы һәм спорт ярышлары оештырылачак.