Кире кайту

Ишегалды бәйрәменә чакырабыз

10.08.2026

17:30

Яр Чаллы шәһәре

Яр Чаллы шәһәре

9 Май скверы

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
Ишегалды бәйрәменә чакырабыз

Әйдәгез бу көнне бергә күңелле, дус һәм кызыклы итеп үткәрик.

Барыгызны да ишегалдының җылы һәм күңелле бәйрәменә чакырабыз, ул күршеләрне, дусларны һәм тгаиләләрне берләштерәчәк! 

Биредә балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар оештырылачак,  аниматорлар эшләячәк. 

Шулай ук кунаклар өчен күңел ачу программасы оештырылачак. Сәхнәдә районыбызның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Җанлы музыка, җыр-биюләр дуслык мохитен тудырачак.

Бу очрашу формаль булмаган шартларда район хакимиятенә, идарәче компания вәкилләренә сораулар бирү өчен менә дигән мөмкинлек.

Мәйданчыкта микрорайонның актив яшәүчеләрен хөрмәтләячәкләр. ТИҮ рәисләре иң инициативалы һәм битараф булмаган кешеләрне район тормышына керткән өлешләре өчен бүләкләү тантанасын үткәрәчәк. Аерым горурлык — безнең хәйрия инициативалары. Бәйрәм кысаларында ярдәмгә мохтаҗ укучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Бәйрәмнең асылы очрашу, үзара ярдәмләшү дә ул.

Килегез, туганнарыгызны, танышларыгызны алып килегез! Әйдәгез танышыйк, аралашыйк һәм уртак йортыбызны тагын да уңайлырак һәм җылырак итик!

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak