Габдулла Тукай иҗатының магиясенә чумыгыз!
Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее коллективы Ярослав Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив мәйданчык әзерләде.
Быел шагыйрьнең тууына 140 ел тула.
Сезне шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, тематик кроссвордны чишеп, үз белемегезне тикшерү мөмкинлеге, шулай ук иҗади бирем – Тукай әсәрләрендәге яраткан персонажлар сурәтләнгән пазллар җыю көтә.
Балалар өчен, шагыйрьнең әкиятләренә һәм шигырьләренә иллюстрацияләр ясап, фантазия күрсәтә алырлык мәйданчык оештырылачак.
Сезне тагын «Түбәтәй», «Клубочек» һәм «Тимербай»кебек күңелле халык уеннары көтә.
(Һава шартлары начар булганда, чара күчерелергә яки туктатылырга мөмкин.)