Балачак дигәнең ни ул? Ул шатлыклы көлү, кызыклы маҗаралар һәм могҗизаларга ышану!
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, «Атмосфера» гөмбәзе янындагы мәйдан чын сихри һәм борчусыз илгә әйләнәчәк. «Балачак Атмосферасы» дип исемләнгән күңел ачу программасына барыгызны да чакырабыз!
Без бу урынны музыка, уеннар һәм балалар көлүе белән тутырачакбыз. Сезне яраткан геройлар белән баш әйләндергеч маҗаралар, төрле осталык дәресләре, интерактив зоналар һәм күп позитив көтә. Һәр бала иҗади станцияләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алачак һәм бу бәйрәмнең бер кисәген өенә алып кайтачак.
Килегез, балалар өчен иң җылы атмосфераны бергәләп тудырыйк! Барыгызны да көтәбез, бик күңелле булачак!