ТАТ
Чараның партнеры булу
Кире кайт

Региональный проект «Ура, авылга!»

  • 07.07.2025
  • 10:00
  • Теләче районы
  • Баландыш авылы
  • Ял паркы

Баландыш авылы ял паркында бүгеннән башлап Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан оештырылучы «Ура, авылга!» җәйге ял сменасы старт алды. Биредә 60тан артык малай-кызлар биш көн дәвамында ял итәчәк.
Проект җәйге каникул вакытында авылда ял итүче балалар өчен тел мохитен формалаштыруга һәм татар халкы мәдәнияте белән яңа мавыктыргыч форматта танышуга юнәлдерелгән.
Сменаның ачылыш чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, Алдынгылар хәрәкәте җирле бүлек җитәкчесе Алия Сабирова балаларны һәм әйдаманнарны сәламләде, күңелле яллар теләде.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email