Җәй азагында безнең бистәдә Бистә көненә багышланган бәйрәм узачак. Хакимият кунаклар алдында тантаналы чыгыш ясаячак һәм туган як мәдәниятенә һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүче халыкны Рәхмәт хатлары белән бүләкләячәк. Барлык кунаклар өчен дә матур концерт программасы оештырылачак, аны Васильево МӘДӘНИЯТ йорты һәм Васильево КФҮ тәкъдим итәчәк. Шулай ук мәйданчыкта бәйрәм күргәзмәсе, спорт ярышлары һәм уен локацияләре булачак.