Көтөп алган Сабан туена әзерлек кысаларында Кама Аланы бистәсендә иң матур һәм игелекле йолаларның берсе – «Бүләк җыю» узачак.
Күңелле җырлар һәм дәртле биюләр астында бәйрәм оештыру комитеты активистлары урамнарны иңләп, халыкны уртак бәйрәмгә кушылырга чакырачаклар. Бу көнне һәр кеше Сабантуйда җиңгән батырларга, оста чабучыларга, иң уңган укчыларга бүләкләр алып килеп үз өлешен кертә алачак.
Бүләк җыюның төп бизәге булып биек, матур итеп сөлгеләр белән бизәлгән колга булачак.
Бистә халкын һәм кунакларын бу матур йоланың бер өлеше булырга, бердәмлекне тоярга һәм елның төп бәйрәменә әзерлек шатлыгын уртаклашырга чакырабыз!