Бәйрәм көнендә теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыра ала. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы (ГТО) — сәламәтлекне ныгытуга, шәхесне гармонияле үстерүгә һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия физик әзерлек программасы. Ул шулай ук массакүләм спортны үстерүгә һәм халыкның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.