Кире кайту

«Гаилә белән квест - сәяхәт»

26.08.2026

17:00

Түбән Кама районы

Түбән Кама шәһәре

Тынычлык пр., 32 й., ишегалды мәйда

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
«Гаилә белән квест - сәяхәт»

«Шәһәрнең зур тарихына кечкенә адымнар белән сәяхәт»

Ә сез безнең шәһәр тарихын беләсезме? Ә үзегез торган йорт ишегалды тарихы турында нинди кызыклы мәгълүматлар беләсез?  Әлеге  мәгълүматлар йортның төзелеш елы турында гына түгел, ә гаҗәеп фактлар һәм рухи вакыйгалар турында да булырга мөмкин.

Шәһәр көне уңаеннан без сезне квест – уенга чакырабыз, уен барышында сез шәһәребезнең истәлекле урыннары турында күп мәгълүмат алырсыз дип ышанабыз.

Сезне, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер - класслар мавыктыргыч интерактив биремнәр көтә. Мәсәлән, иске элмә такталардагы язылышларны, уен мәйданчыгындагы «яшерен» артефактларны табып, әлеге тротуардан нинди танылган шәхесләр йөри, алганын белерсез.

Безнең сәяхәткә  яхшы кәеф, уңайлы аяк киеме һәм гаҗәпләнү теләге белән килегез! Әлеге сәяхәттә без, әби – бабайларны да,  иң кызыксынучан нәни тикшеренүчеләрне дә күрергә шат булачакбыз.

Тарихның зур даталардан түгел, ә нәкъ менә гаилә һәм күршеләр даирәсендә кичергән җылы мизгелләрдән башлануын бергәләп исбатларбыз.

Белгәнебезчә, җәй-нәкъ менә гаилә белән бергәләп очрашыр өчен менә дигән вакыт!

Килегез, көтеп калабыз. Үүзебезнең ишегалды тарихын бергәләп төзик! Безнең уртак ишегалдында очрашканчыга кадәр!

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak