Патриотик йөреш һәм «бердәмлектә – көч» концерты
Бердәм колоннада аталар һәм балалар, солдатлар һәм хезмәт ияләре, төрле тел һәм гореф-гадәтләргә ия кешеләр узачак. Һәм бу йөреш кенә түгел. Бер-берегезгә карагыз – нинди матур костюмнар, нинди горур йөзләр!
Беренче рәттә – безнең геройлар, МХО каһарманнары. Руслар, татарлар, чеченнар, тувалылар, якутлар... Алар өчен милләтләр юк – бер Ватан гына бар. Аларга аягүрә баш иябез!
Тантаналы патриотик йөреш «Гаилә» паркында зур бәйрәм концертына әвереләчәк.