Иң тәмле бәйрәм
Җәй безне белән хушлаша, әмма без күңелсезләнмибез, аны күңелле итеп озатабыз — ул озак вакытка истә калыр!
Быел Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын онытылмас бәйрәм — Кавын карнавалы көтә.
Кунакларны нәрсә көтә:
- Иң тәмле һәм өлгергән кавыннарның төрләрен татып карау;
- Төсле-төсле җимешләрне тиз ашау буенча күңелле ярышлар; - Күңелле аниматорлар катнашында гаилә программасы һәм балалар өчен дә, олылар өчен дә аквагрим;
- Музыка һәм биюләр диңгезе: дәртле ритмнар, якты флешмоблар һәм ачык һавада мавыктыргыч бию батлллары.
Сезне чын җәйге бәйрәм атмосферасына чакырабыз. Гаиләгез, дусларыгыз яки күршеләрегез белән бергә килегез! Искиткеч кәеф һәм шәп аппетит алып килегез — алда безне чын кавын мәҗлесе көтә!