Спорт программасы
8 августта бөгелмәлеләр Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан «Энергетик» стадионында шәһәр һәм районның төрле яшьтәге кешеләре өчен спорт программасы оештырылачак. 10:00 башланачак.
Программада:
- 1000 метрга йөгерү, катнашучылар категориясе: 40-54 яшьлек хатын-кызлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар;
- 2000 метрга йөгерү, катнашучылар категориясе: 40-59 яшьлек ир-атлар, 16-39 яшьлек хатын-кызлар;
- 3000 метрга йөгерү, катнашучылар категориясе: 16-39 яшьлек ир-атлар;
- Электрон коралдан ату;
- Пляж волейболы;
- Мини-футбол;
- Балалар өчен уен, күңел ачу мәйданчыгы.
- ГТО фестивале.
Барыгызны да спорт бәйрәменә кушылырга чакырабыз!