Милли бизәкләр төшерелгән күкрәкчә
Татар халкының күңел җәүһәрләре турында якыннанрак беләсегез киләме? Беләсегез килсә, Әтнә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре сезне ял паркына чакыра. Анда халкыбыз күңел җылысын салып иҗат иткән борынгы экспонатлар куелачак.
Нәрсәләр эшләячәкбез?
Татар милли күргәзмәсенең уникаль экспонатлары белән якыннанрак танышырбыз.
Онытылган халык уеннарын уйнарбыз - барыбыз өчен дә күңелле, файдалы һәм кызык булачак!
Осталык дәресендә үз кулларыбыз белән милли бизәкләр төшерелгән күкрәкчә (нагрудник) ясарбыз. Сез үзегез белән халкыбыз турында матур хис-тойгылар гына түгел, ә үзегез иҗат итеп ясаган бизәкне дә алып китәрсез!
Кадерле дуслар! Сезне гаиләгез белән көтәбез: өлкәннәргә дә, балаларга да күңелле булачак!