Семья – это то, ради чего стоит жить, творить и мечтать
Мөслим районы үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булачак!
Бу көнне районның үрнәк гаиләләре, аларның туганнары, якыннары, шулай ук теләге булган Мөслим халкы җыелачак. Кунакларны күңелгә үтеп керерлек тарихлар, иҗади номерлар, җылы сүзләр һәм бәйрәм рухы көтә. Шатлыгыгызны уртаклашырга, бер-берегезне котларга һәм якыннарыгызның мәхәббәте, тугрылыгы һәм ярдәменең мөһимлеген тоярга бөтен гаиләгез белән килегез!
Сезне гаилә-чын байлык икәнен искә төшерерлек бәйрәмдә көтәбез!