Паркларда фитнес. Карпова Аделия белән TRX петлялар ярдәмендә күнегүләр ясау
TRX-тренировка – ике асылмалы нейлон строп кулланып функциональ тренинг ясау. Күнегүләр үз гәүдәсенең авырлыгы һәм гравитация көче белән эшләүгә нигезләнә, мускулларның көчен, чыдамлыгын, сыгылмалылыгын һәм балансын үстерә.
Изоляцияләнгән күнегүләрдән аермалы буларак, TRX берьюлы берничә мускул төркемен эшкә җигә. Быел җәй көне үзем өчен яңа спорт төрен сынап карарга вакыт!
Паркларда очрашырбыз.