Серов урамындагы бульварда бочча буенча күнегүләр узачак
Барлык теләүчеләрне мавыктыргыч уен дөньясына чумарга һәм вакытны актив һәм кызыклы уздырырга чакырабыз! Казанның Серов урамындагы бульварда урнашкан матур почмагында бочче буенча мавыктыргыч күнегүләр узачак.
Бочча-ул үзендә стратегия, төгәллек һәм команда рухын берләштергән уен. Ул, яшенә яки физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәркем өчен мөмкин. Монда ыргыту көченә исәп тота белү, дистанцияне тою һәм командадагы партнерлар белән хезмәттәшлек итү мөһим.
Тренировкада сезне көтәләр:
Уен кагыйдәләрен һәм техникасын үзләштерергә ярдәм итәчәк профессиональ инструкторлар;
Күңелле атмосфера һәм фикердәшләр арасында яңа танышулар булдыру мөмкинлеге;
Шәһәр үзәгендә саф һавада актив вакыт үткәрү.
Ниндидер яңа нәрсәне сынап карарга, позитив белән зарядланырга һәм бик күп ләззәт алырга мөмкинлекне кулдан упкындырмагыз!
Өстәмә мәгълүмат
Игътибар итегез, һава шартлары аркасында чаралар расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтегез.