Кире кайту

«Әбиемдә кунакта» иҗат проекты

15.07.2026

17:30

Арча районы

Арча шәһәре

«Казан Су» паркы

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
«Әбиемдә кунакта» иҗат проекты

Әби сандыгыннан татар уеннары

Барыгызны да әби янына кунакка чакырабыз!

«Әбиемдә кунакта» проектында төп героиня-әби татар традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында уеннар һәм мастер-класслар ярдәмендә сөйләячәк.

Балалар һәм өлкәннәр «Йөзек салыш», «Ачык авыз», «Ал кирәк, гөл кирәк» татар уеннарында катнаша алачак. Татарча чигү, каз каурыеннан кулинария пумалалары, мунча өчен каен себеркесе, камчы (нагайка), мунчала һәм юкәдән пумалалар ясау мастер-класслары узачак.

Әбинең сандыгында нәрсә сакланганын бергәләп белербез. Иң кечкенәләре балык тоту ярышында катнаша алачак, хәтта сыер савачак, ә уеннарны урман дустыбыз Шүрәле үткәрәчәк.

Без районыбыз халкына һәм кунакларга җылы, өйдәгечә очрашу оештырырга телибез.

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak