Әби сандыгыннан татар уеннары!
Барыгызны да әбигә кунакка чакырабыз! «Әбиемдә кунакта» проектында төп героиня – әби татар традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында уеннар һәм мастер-класслар ярдәмендә сөйләячәк.
Балалар һәм өлкәннәр «Йөзек салыш», «Ачык авыз», «Ал кирәк, гөл кирәк» татар уеннарында катнаша алачак. Татарча чигү, каз каурыеннан кулинария пумаласы, мунча өчен каен себеркесе, камчы, мунчала һәм юкә юкә пумаласы ясау буенча мастер-класслар узачак.
Әбинең сандыгында нәрсә сакланганын бергәләп белербез. Иң кечкенәләре балык тоту ярышында катнаша алачак, хәтта сыер савачак, ә уеннарны урман дустыбыз шүрәле үткәрәчәк.
Без районыбыз халкына һәм кунакларга җылы, өйдә очрашу оештырырга телибез.