Безнең белән бергә зарядка яса
Хөрмәтле Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне барыгызны да август аенда «Приволжанка» белән берлектә Казанның сквер һәм паркларында «Татарстанда җәй» чарасын үткәрергә чакырабыз.
Сезне гаиләләр һәм балалар өчен оештырылган мастер-класс көтә! Сез үзегезне сәламәт һәм матур итеп тотарга ярдәм итәчәк иң гади күнегүләрне өйрәнәчәксез! Мастер-классны «Приволжанка» олимпия резервы спорт мәктәбенең нәфис гимнастика буенча тренер-укытучылары — Россия спорт мастерлары үткәрә!
Спорт белән дус булырга теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз! Спортлы җәй дәвам итә, август буе паркларда һәм скверларда башкалабыз халкына һәм кунакларына үз мастер-классларыбыз белән шатлык өләшәчәкбез!