Ачык һавада җәй тәме!
Җәй көне Татарстанда йолдызлы күк астында фильм белән ләззәтләнү өчен уникаль мөмкинлек ачыла! Бу юлы без барыбызны да әкият атмосферасына чумарга һәм «Доктор Гаф»күңелле комедиясен карарга чакырабыз.
Сезне мавыктыргыч маҗаралар, позитив диңгезе һәм онытылмас хис-кичерешләр көтә. Вакытыгызны гаиләгез яки дусларыгыз белән бергә торак йортның ишегалдында ук уңайлы урыннарга урнашып үткәрегез. Пледлар, җылы эчемлекләр һәм шәп кәеф алыгыз -ачык һавада чын кино атмосферасы нәкъ менә сезне көтә! Бөтен гаиләгез белән килегез яки дусларыгыз белән җыелыгыз!
Ачык кинотеатр атмосферасы көндәлек тормыш турында онытырга һәм фильмның мавыктыргыч сюжетына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бу гаҗәеп чараның бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!