Кире кайту

Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл

13.09.2026

11:00

Теләче районы

Теләче авылы

«Сабантуй» мәйданчыгы

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл

Фестиваль якташыбыз, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана.

Бу вакыйга зәвык, мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең чын бәйрәме булачак!

  • 09:00 – конкурста катнашучыларны һәм республиканың барлык почмакларыннан килгән кунакларны каршы алу.
  • 10:30 – бәйрәмнең якты мизгелләрен төшерергә мөмкин булган уникаль фотозона эшли башлый; традицион кухняның гаилә рецептларын җыю башлана.
  • 11:00 – гастрофестивальнең тантаналы ачылышы.

Шул вакыттан кунаклар чараның бай программасыннан ләззәт ала алачак:

  • Фольклор ансамбльләре һәм талантлы үзешчәннәр чыгышлары.
  • Яшь кулинарлар өчен «Завыклы мирас» исеме астында мастер-класс.
  • Бакчачылар көненә багышланган «Көзге нигъмәтләр» ярминкәсе.
  • «Ббигрәк тәмле бәрәңге» -  бәрәңгедән әзерләнгән ашамлыклар бәйгесе.
  • Балалар өчен «Мич коймагы» пешерү буенча осталык дәресе.
  • 11:30 да токмач кисү буенча мавыктыргыч конкурс башлана.

Ләкин бу гына түгел әле! 13:00 дә сезне зур чара көтә - «Тәмле традицияләр һәм кунакчыллык» зур гаилә бәйрәм өстәле, анда барысы да традицион милли ризыклардан шатлыкны уртаклашу өчен бер зур өстәл артына җыелачак.

Кунакларны танылган чәк-чәк белән сыйлауга аерым игътибар биреләчәк, ул Теләче районы төзелүнең 35 еллыгына легендар пешекче Юныс Әхмәтҗановның оригиналь рецепты буенча әзерләнгән.

Көн конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашучыларга бүләкләр тапшыру белән тәмамлана.

Барлык теләүчеләрне халык иҗаты, кулинария һәм күңел ачу атмосферасына чумарга чакырабыз! Безнең гастрономия бәйрәменә рәхим итегез!

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak
gy9tok19kjmvchke