Бәрсен көтеп торабыз!
«Кабак бәйрәме - 2026» фестивален уздыру программасында агитбригадалар, иҗат коллективлары чыгышы планлаштырыла, кабактан һәм табигый материалдан әзерләнгән ризыклар күргәзмәләре оештырылачак. Катнашучылар идея һәм эчтәлекнең, төсләр гаммасының һәм сәнгатьчә башкарылуның гармонияле ярашуына омтылырга тиеш. Кул астындагы теләсә нинди материалны: теш чистарткычларны, агач шампурларны, тукымаларны, композицияне декоратив бизәү өчен теләсә нинди материалны куллану рөхсәт ителә. Номинацияләр буенча түбәндәге конкурслар үткәрелә:
- «Иң зур кабак»
- «Иң матур фотозона»
- «Иң матур композиция»
- «Кабактан иң тәмле ризык»
- «Кабактан иң тәмле бәлеш»
- «Агитбригаданың иң якты чыгышы»
Конкурс программалары буенча җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр! Барыгызны да бәйрәмгә көтәбез!