Халык осталарының кул эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе
Халык осталары ярминкәсе — иҗат һәм илһам территориясе
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны халык иҗаты, кул эшләренең җылылыгы һәм күңел биреп ясалган үзенчәлекле эшләнмәләр атмосферасына чумарга чакырабыз.
Ярминкәдә талантлы халык осталары үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Кунакларны текстиль эшләнмәләре, тал чыбыгыннан һәм ясалма ротангтан үрелгән кәрзиннәр һәм кашполар, киездән ясалган әйберләр, автор уенчыклары, бизәнү әйберләре, аксессуарлар һәм башка күп кенә матур һәм үзенчәлекле эшләнмәләр көтә.
Аерым атмосфераны иҗади мастер-класслар тудырачак. Анда һәркем балчык белән эшләп карап, гипс сыннарын бизәүдә катнаша алачак, иҗат шатлыгын тоеп, үз куллары белән истәлекле сувенир ясаячак.
Ярминкә якыннар өчен кабатланмас бүләкләр табу, йортны автор эшләнмәләре белән бизәү һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен саклаучы осталарга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Илһам алырга, үзенчәлекле әйберләр сайларга һәм чын иҗат белән җанлы аралашу атмосферасыннан ләззәт алырга килегез.