"Татар йорты"күргәзмәсе
«Татар йорты» күргәзмәсе
Татарстанның мәдәниятен һәм тарихын яратучыларны Аксубай бистәсенең Үзәк майданында узачак «Татар йорты» күргәзмәсенә чакырабыз!
Чараны туган якны өйрәнү музее оештыра. Күргәзмә татар халкының борынгы көнкүрешен, гаилә тормышын һәм традицион йорт мохитен яктырта.
Килүчеләрне түбәндәгеләр көтә:
• борынгы татар өенең эчке дөньясы белән танышу;
• ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен күрү;
• архитектура һәм йорт бизәлеше үзенчәлекләрен өйрәнү;
• татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан танышу.
«Татар йорты» – ул тарихка кагылу, милли рухны тою һәм Сабантуй бәйрәме алдыннан халкыбызның бай мирасы белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.
Килегез, татар мәдәниятенең җылысын һәм матурлыгын бергәләп тоегыз!