«Крылья Советов» паркында җырлыйбыз 🎶
Сишәмбе, 7 июльдә, «Крылья Советов» паркында өлкән буын кешеләре өчен «Жизнелюб» проекты уңаеннан хор репетициясе узачак.
Вокал буенча педагог белән бергә чарада катнашучылар тавышларын ачарга ярдәм итәчәк вокаль күнегүләр башкарачаклар, яраткан җырларын татар һәм рус телләрендә җырлаячаклар.
Барыгызны да бию мәйданчыгында көтәбез. 11:00дә башланачак📍
Хәбәрне саклап куеп, клуб турында әби-бабаларыгызга сөйләгез!
Өстәмә мәгълүмат
Игътибар итегез, һава шартлары аркасында чаралар расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтегез.