Чараның партнеры булу
Кире кайт

“Шыйлык” яңгыр теләү йоласы

  • 18.07.2025
  • 11:00
  • Кама Тамагы районы
  • Кече Кармалы авылы

Кече Карамалы авылы халкы корылык вакытында яңгыр чакыру өчен борынгы «Шыйлык» йоласын уздыра. Билгеләнгән көнне, иртәнге намаздан соң, авыл кешеләре — күбесенчә хатын-кызлар һәм абыстайлар — дога кылу өчен билгеләнгән махсус урында җыела. Анда алар корбан чалу йоласын башкара, ритуаль аш әзерли һәм бергәләп ашамлык бүлешә. Бу гадәт буыннан-буынга күчеп килә һәм җирле җәмгыять өчен үзенең әһәмиятен саклый.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email