
«Җәй Татарстанда» тәмамланмый! Проект яхшы кәефне тагын бер айга озайта һәм барлык халыкны да республиканың җиде шәһәре буйлап зур гастросәяхәткә чакыра. Сезнең тәэсирләрегезне тагын да яктырак итү өчен без популяр рестораннар, кафе һәм фудтраклар белән «Җәй Татарстанда – тәмле ял ит!» дип исемләнгән коллаборацияләр башлап җибәрдек.
Проект кысаларында партнер оешмалар Татарстанның милли ризыклары белән рухландырылган җәйге меню төзеделәр. Менюга салкынча лимонадтан алып туклыклы төшке ашка кадәр күптөрле ризыклар керде.
Казан, Яр Чаллы һәм Иннополис шәһәрләрендә, шулай ук, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында үзегез өчен яңа гастрономия нокталары ачыгыз һәм санаулы җәй көннәре белән ләззәтләнегез!

