Быел проект рекордлы санда шәһәрләрне — бөтен Татарстан буенча 15 торак пунктны колачлый. УРАМ Тур – күчмә вакыйгалар сериясе, алар вакытында «УРАМ» экстрим-паркы спортчылары һәм райдерлары локаль бергәлекләр белән очраша, мастер-класслар һәм тренировкалар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша һәм катнашучыларга урам спортының төрле юнәлешләрендә күнекмәләрен арттырырга ярдәм итә.
Турда «УРАМ» командасының тәҗрибәле вәкилләре – көчле райдерлар, тренерлар һәм урам культурасында актив катнашучылар, Россиянең спорт мастерлары һәм экстрим-спортның төрле юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командалары әгъзалары катнаша. Яңа гына эшли башлаган спортчылар өчен бу — база элементлары белән танышу һәм яңа юнәлешне сынап карау мөмкинлеге, ә тәҗрибәлерәк катнашучылар өчен-техниканы камилләштерү, профессиональ кире элемтә алу һәм үз дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге.
2026 елда УРАМ Тур Буа, Иннополис, Яшел Үзән, Арча, Байлар Сабасы, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә һәм Лаеш шәһәрләрендә булачак.
Урам Тур — 2026ның якындагы даталары:
6 август — Буа, Үзәк парк
8 август — Азнакай, Леонид Маркензон ур., 5 й.
8 август – Лениногорск, «Яшьлек» паркы
9 август — Бөгелмә, «Техника йорты» артындагы боул, Муса Җәлил ур., 31
14 август — Зәй, «Яшьләр» паркы
15 август — Чаллы, «Гренада» паркы
16 август — Түбән Кама, «Әйдә» экстрим-паркы
Иннополиста, Яшел Үзәндә, Арчада, Байлар Сабасында, Алексеевскида, Чистайда, Яңа Чишмәдә һәм Лаешта чаралар уздыру даталары өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.
Тур программасына мастер-класслар, ачык тренировкалар, урам һәм экстрим-спорт юнәлешләре буенча спортчылар белән очрашулар керә. Катнашучылар элементлар башкару техникасын ачыклый, ярышларга әзерлек турында күбрәк белә һәм «УРАМ» командасы райдерлары белән күнегүләр ясый алачак.
Проектның төп максаты – локаль урам җәмгыятьләрен үстерүгә ярдәм итү һәм төрле шәһәрләрдән килгән спортчылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен киңлек булдыру. УРАМ Тур катнашучыларга фикердәшләр табарга, спорт күнекмәләрен үстерергә һәм Татарстанның зур урам мәдәнияте җәмәгатьчелегенең бер өлеше булырга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, УРАМ туры бу җәйнең иң көтелгән вакыйгаларының берсенә — 29 һәм 30 августта оештырыла торган «УРАМ» урам мәдәниятләре фестиваленә кадәр үткәрелә. Фестиваль кысаларында төрле дисциплиналар буенча контестлар, урам мәдәнияте өлкәсендә мастер-класслар, бию баттллары, музыкаль артистлар, диджейлар һәм чакырылган хедлайнерлар чыгышлары узачак. Фестиваль гадәттәгечә 30 августта «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә узачак.
Тур яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Татарстанда җәй» проектлары һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «УРАМ» экстрим-паркы командасы тарафыннан үткәрелә.