Баш бит Җәйге яңалыклар Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык съемкалары узачак

Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык съемкалары узачак

Башкасы

29 июля 2026

Орнамент цветок Орнамент цветок
Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык съемкалары узачак
2 август 18:00 сәгатьтә Мәскәү базарында «Тасма» подкастының киләсе ачык съемкалары узачак. Чыгарылыш кунаклары – татар мәдәнияте турындагы сәхифәләре белән танылган әтиле-кызлы Рәмис Латыйпов һәм Айгизә Латыйпова.

Подкастның алып баручысы Алсу Мансурова белән татарча блог алып бару, аудитория эзләү һәм  «татар тәрбиясе» турында сөйләшәчәкләр. 

Тамашачылар шулай ук подкаст вакытында кунакларга үз сорауларын бирә алачак.  

Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://tasma.timepad.ru/event/4113952/.

Мәскәү базарының урам өлешендә, Энергетиклар урамы яклап урнашкан беседкада очрашабыз.

Черек күл паркында узган беренче ачык съемкалар инде челтәргә чыкты – Камилә Абдуллина белән чыгарылышны сылтама буенча карарга һәм тыңларга мөмкин. Ә киләсе анонслардан хәбәрдар булу өчен, проектның социаль челтәрләренә язылып куегыз.

«Тасма» — Алсу Мансурованың татарча DIY-подкасты. 2025 елның көзеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр проектның 7 чыгарылышы чыкты. Кунаклар арасында — татар музыкантлары Defne, Булат Шәйми (taraf төркеме), «Идель» журналы шеф-редакторы һәм журналист Динара Зиннәтова, актриса Ләйсән Фәйзуллина, «Идел» журналы шеф-редакторы һәм шагыйрә Гүзәл Закирова һәм табиб Зөлфәт Әхмәтов. Чыгарылышларда автор һәм аның кунаклары шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша. Темалар арасында: экзистенциаль кризислар кичерү, гаилә һәм мөнәсәбәтләр, заманча мәдәният, медицинадагы стигмалар һәм буллинг. Барлык чыгарылышлар видео- һәм аудиоформатта махсус платформаларда урнаштырылган.

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak