Өч көн дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары Казан, Мәскәү, Самара, Уфа, Әлмәт һәм Кстово артистларының спектакльләрен күрә алачак. Программа урам театрының төрле жанрларын берләштерәчәк: пластик һәм музыкаль спектакльләр, интерактив тамашалар, перформанслар, балалар өчен яхшы әкият хикәяләре, шулай ук бөтен гаилә өчен иҗади мастер-класслар булачак.
Чаралар программасы
Казан Кирмәне, Гавами урыннар ишегалды
- 11 июль, 13:00 – клоунада жанрындагы «Трио Фря» (6+) спектакле, Р. Риманас, Казан.
- 11 июль, 14:00 – «Хаталар өстендә эш» спектакле (6+), De Bufo гримлы театр, Уфа.
- 11 июль, 17:00 – «Бука» спектакле (0+), Кстово курчак театры, Кстово.
- 11 Июль, 19:00 – «Пассажир свидания: станция Она» (6+) спектакленең премьерасы, Р. Риманас, Казан.
- 12 июль, 15:00 – балалар өчен «Тылсымлы цирк мәктәбе» мастер‑классы (4+), «Чемодандагы әкият» проекты, Мәскәү.
- 12 июль, 16:00 – балалар өчен «Тылсымлы цирк мәктәбе» мастер‑классы (4+), «Чемодандагы әкият» проекты, Мәскәү.
- 12 июль, 17:00 – «Тылсымлы китапханә» (3+), «Ужик» театры, Алена Шишкина, Казан.
Казан Кирмәне, Колшәриф мәчете янындагы мәйдан
- 10 июль, 19:40 – фестиваль ачылышы.
- 10 июль, 21:00 – «Ловцы снов» театраль перфомансы (12+), «Пластилиновый дождь» урам театры, Самара.
- 11 Июль, 21:00 – «Маяк» спектакле (6+), Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры, Әлмәт.
Черек күл паркы
- 10 июль, 19:00 – театр коллективларының «Горький Бит» барабан тамашасы белән Казан Кирмәненә баруы.
- 11 Июль, 15:00 – «Пассажир свидания: станция Она» (6+) спектакленең премьерасы, Р. Риманас, Казан.
- 11 июль, 16: 00 – «Пока мама спит» спектакле (6+), De Bufo гримлы театр, Уфа.
- 11 июль, 18:00 – «Encuentro» спектакле.
- 11 Июль, 20:00 – клоунада жанрындагы «Трио Фря» спектакле, Р. Риманас, Казан.
- 12 июль, 15:00 – «S.O.S.» спектакле (16+), Алена Шишкина, Казан.
- 12 июль, 16:00 – «Бука» спектакле (0+), Кстово курчак театры, Кстово.
- 12 июль, 20:00 – «ЭТНО» спектакле (12+), Әлмәт урам театры «Легкие крылья», Әлмәт.
Фестиваль заманча урам театры белән танышу өчен киңлек булачак, анда спектакльләр сәхнәдән читкә чыга һәм тамашачыларны эшкә җәлеп итә.