Процесс бик гади: сез безнең инфоүзәктә открытка сайлыйсыз һәм аны имзалыйсыз, ә Россиянең теләсә кайсы шәһәренә җибәрү буенча барлык эшне без үз өстебезгә алабыз!
Открыткаларыбыз Татарстан Республикасы чикләреннән дә еракларга таралды инде. Мәгълүмат үзәге кунаклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Пенза, Ульяновск, Уфа, Сарапул, Екатеринбург, Орск, Королев, Хабаровск һәм хәтта ерак Анадырьга да үз туганнарына һәм дусларына җылы сәламнәр җибәрде.
Мәгълүмат үзәген якын арада кайда очратырга мөмкин?
Күчмә үзәгебезнең чираттагы тукталышы 4 июльдә булачак. Без Яшел Үзәнгә «Иван Купала» славян мәдәнияте фестиваленә киләчәкбез.
Бәйрәмгә килегез, фестивальдән ямь табыгыз һәм туганнарыгызга, дусларыгызга күңел җылыгызның бер өлешен җибәрү өчен һичшиксез безгә керегез. Сезне көтәбез!