Быел сәхнәдә «Анимация», «Волга-Волга», «Мамульки бенд», «Лос Чототамос», «Последний пионер», «Дом кукол», Sir Yoga, Rhenium һәм Inverno Orchestra төркемнәре чыгыш ясаячак. Алар бергәләп кунакларга җиде сәгатьтән артык тере музыка һәм чын җәйге рок-фестиваль атмосферасын бүләк итәчәкләр.
«Рок-берега» күптән инде музыкаль вакыйгага гына түгел, ә Татарстанның мәдәни тормышының мөһим өлешенә дә әверелде. Фестиваль ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән кунакларны җәлеп итә, Чистай тарихы һәм туристик потенциалы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ача. Концерт программасыннан тыш, кунакларны шәһәрнең тарихи үзәге буйлап экскурсияләр, музейларга бушлай бару, интерактив мәйданчыклар, гастрономия зонасы, сувенирлар ярминкәсе һәм фирма мерчы, конкурслар һәм партнерлардан бүләкләр уйнату көтә. Балалар өчен аерым күңел ачу зонасы оештырылачак.
«Рок-берега» фестивале «Татарстанда җәй» проектының вакыйгалар программасына керә, ул республиканың эре мәдәни, спорт, гастрономия һәм гаилә вакыйгаларын берләштерә. Проект төбәк халкына һәм кунакларына яңа маршрутлар ачарга, Татарстан шәһәрләре белән танышырга һәм сезонның иң кызыклы вакыйгаларын сайларга ярдәм итә.
«Мин “Рок-берега“га беренче фестивальдән үк йөрим һәм ел саен аның үсүен сизәм. Кунаклар саны арта, яңа артистлар барлыкка килә, программа киңәйтелә, әмма иң мөһиме – бирегә кайтырга теләгән мохит үзгәрешсез кала. Ышанам ки, Чистай бирегә беренче тапкыр килгән һәркемгә ошар, ә фестиваль елдан-ел кабатлыйсы килә торган җәйге традицияләрнең берсе булачак», – дип уртаклашты «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының вакыйгалар программалары департаменты җитәкчесе Данил Данилов.
Чистай – Татарстанның иң матур тарихи шәһәрләренең берсе, анда бай мәдәни мирас заманча вакыйгалы тормыш белән гармонияле рәвештә яраша. «Рок-берега» фестивале ял көннәрен шәһәрдә уздырырга, аның борынгы урамнары буйлап йөрергә, музейларга барырга һәм көнне урамда узачак зур концерт белән тәмамларга бик яхшы сәбәп булачак.
Фестиваль 2026 елның 8 августында Чистайның Үзәк мәйданында узачак. Концерт программасы 15:00 дән 22:30 га кадәр узачак. Керү ирекле.