Главная Летние новости Эз калдырдык! «Күрше. Мирас» нәрсә ул һәм ни өчен ул гади фестивальдән күпкә киңрәк?

Эз калдырдык! «Күрше. Мирас» нәрсә ул һәм ни өчен ул гади фестивальдән күпкә киңрәк?

30 мая 2026

Орнамент цветок Орнамент цветок
Эз калдырдык! «Күрше. Мирас» нәрсә ул һәм ни өчен ул гади фестивальдән күпкә киңрәк?

Эз калдырдык! «Күрше. Мирас» нәрсә ул һәм ни өчен ул гади фестивальдән күпкә киңрәк?

«Күрше. Мирас» нәрсә ул?

«Күрше. Мирас» — шәһәр, авыл яки район өчен озак вакытка саклана торган нәтиҗә тудыручы проектлар өчен фестивальнең махсус юнәлеше. Биредә чаралар сериясе үткәрү генә түгел, ә фестиваль тәмамланганнан соң да кешеләр файдалана алырлык мирас калдырырга кирәк.

Бу яңа иҗтимагый киңлек, җирле тарих маршруты, документаль фильм, күргәзмә, иҗат объекты, архив яки җәмгыять өчен әһәмиятле башка проект булырга мөмкин. Иң мөһиме — ул кешеләрне берләштерсен, җирле үзенчәлекләрне ачсын һәм территория үсешенә өлеш кертсен.

Шәһәрегез өчен яңа проект булдырыгыз

Һәр шәһәрнең үз тарихы, үзенчәлекле урыннары һәм үзгәрешләргә илһамландыручы кешеләре бар. Без сезне шәһәр мохитен кызыклырак, уңайлырак һәм җанлырак итә ала торган проект авторы булырга чакырабыз.

Сезнең идея нәтиҗәсе матди объект та, мәдәни яки белем бирү проекты да булырга мөмкин.

Мөмкин булган форматлар арасында:

арт-объект;
күргәзмә;
шәһәр маршруты;
җәмәгать киңлеген төзекләндерү элементы.

яки матди булмаган проект:

спектакль;
фильм;
музыкаль проект;
җирле архив;
тикшеренү эше;
цифрлы платформа;
белем бирү программасы;
яңа шәһәр традициясе.

Иң мөһиме — сезнең идея кешеләр өчен файдалы булсын, территориянең үзенчәлекләрен чагылдырсын һәм аның уникальлеген ачарга ярдәм итсен.

Әгәр күптән тормышка ашырырга теләгән идеяң бар икән, хәзер беренче адымны ясарга һәм аны шәһәр тормышында үз эзен калдыра алырлык проектка әйләндерергә вакыт.

Нинди проектлар көтәләр?

«Күрше. Мирас» катнашучыларны билгеле бер форматлар белән чикләми.

Оештыручылар территориягә яңача карарга ярдәм итә торган, җирле үзенчәлекне ачучы, мәдәният, тарих, кешеләр һәм шәһәр җәмгыятьләре белән эшләүче проектлар көтә.

 

Мәсәлән:

район халкы турында документаль фильм;

җирле кешеләр катнашында куелган спектакль;

үз музыкаль архивын булдыру белән бәйле музыкаль чаралар сериясе;

территория тарихын өйрәнү проекты;

әһәмиятле урыннар буенча шәһәр маршруты;

ачык һавадагы күргәзмә;

арт-резиденция;

җирле тарихларның цифрлы картасы;

нәшрият проекты;

һөнәрчелек фестивале;

чара ахырында яшәүчеләрнең эшләре күргәзмәсе белән тәмамлана торган мастер-класслар сериясе.

Иң мөһиме — үткәрелгән чаралар белән йомгаклау нәтиҗәсе үзара бәйле булырга һәм бердәм проект тәшкил итәргә тиеш.

Проектны креатив индустрияләрнең унике юнәлешенең берсендә тәкъдим итәргә мөмкин.

Архитектура

Куратор — Гүзәлия Мәхмүтова

Гастрономия

Куратор — Лилия Вәлиева

Дизайн

Куратор — Айгөл Гыйльметдинова
Нәшрият эше

Куратор — Кирилл Маевский

Сынлы сәнгать

Кураторлар — «Замороженная конина» арт-төркеме

IT

Куратор — Тимур Фазуллин

Башкару сәнгате

Кураторлар — Ангелина һәм Родион Миграновлар

Кино, видео һәм анимация

Куратор — Тимур Исмаев

Мәдәни мирас

Куратор — Радиф Кашапов

Музыка

Куратор — Гөлназ Шакирова

Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек

Куратор — Мира Рәхмәт

Фотография

Куратор — Тимур Шәйхетдинов

Кураторлар нәрсә эшли?

Җиңүчеләр сайлап алынганнан соң, һәр проект профильле куратор ярдәмен ала. Кураторлар катнашучыларга идеяләрен камилләштерергә, чаралар программасын төзергә, проектның көчле якларын табарга һәм йомгаклау нәтиҗәсен әзерләргә ярдәм итә.

Шулай итеп, командалар Татарстанда һәм аннан читтә үз юнәлешләрен үстерүче профессионаллар белән бергә эшләү мөмкинлеге ала.

Кемнәр катнаша ала?

Гариза тапшыра алалар:

үзмәшгульләр;

коммерцияле булмаган оешмалар;

шәхси эшмәкәрләр;

юридик затлар;

муниципаль учреждениеләр;

идарәче компанияләр;

территориаль иҗтимагый үзидарәләр;

инициатив төркемнәр.

Проект Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

 

Нинди ярдәм алып була?

Катнашучылар 1 миллион сумга кадәр финанс ярдәме ала ала.

Әлеге акчаларны чаралар оештыруга, белгечләр хезмәтенә, материаллар җитештерүгә, техник тәэминатка һәм проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган башка чыгымнарга юнәлтергә мөмкин.

Мөһим шартларның берсе — соралган сумманың кимендә 20 проценты күләмендә үз өлешеңне кертү.

Конкурс нәтиҗәләре 8 июньдә куршефест.рф сайтында игълан ителәчәк.

Орнамент солнце 2 Орнамент красная звезда

Узнавай о событиях

первым
Орнамент пик