Баш бит Җәйге яңалыклар Кабан яр буеның яңа амфитеатрында «Тасма» подкастының берьюлы ике ачык съемкасы узачак

Кабан яр буеның яңа амфитеатрында «Тасма» подкастының берьюлы ике ачык съемкасы узачак

Башкасы

08 сентября 2026

Орнамент цветок Орнамент цветок
Кабан яр буеның яңа амфитеатрында «Тасма» подкастының берьюлы ике ачык съемкасы узачак
13 сентябрь, бу якшәмбе, Кабан күле яр буендагы яңа амфитеатрда берьюлы ике «Тасма» татар подкасты төшереләчәк. Кунаклар – Гүзәл Әхмәтгәрәй, Ислам Вәлиев һәм Байбулат Батуллин.

Беренче мотор 15:00 сәгатьтә башлана, кунакка продюсер һәм татар блогы авторы Гүзәл Әхмәтгәрәй (@guzeltatar) киләчәк. Аның белән карьера амбицияләре һәм салмак тормыш арасында баланс табу, шәхси чикләр төзү һәм замана хатын-кызы образы турында сөйләшәчәкбез.

🔗 Гүзәл белән съемкага теркәлү

Ә икенче мотор 17:00 сәгатьтә башлана, аңа берьюлы ике спикер — музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music) һәм режиссер Байбулат Батуллин чакырулы. Подкастның алып баручычы Алсу Мансурова егетләргә хәзерге заман (татар) ир-ат образы турында фикер алышырга һәм танылган әти балалары булу җавалылыгы турында сөйләшергә тәкъдим итәчәк. 

🔗 Ислам һәм Байбулат белән съемкага теркәлү

Подкаст Кабан яр буендагы яңа чират амфитеатрында төшереләчәк, Ш. Мәрҗани һәйкәле ягыннан төшеп, уңга борыласы. Чараларда катнашу бушлай. Тамашачыларга җылырак киенергә һәм яхшы урыннар алу өчен алданрак килергә киңәш итәбез. 

Шулай ук һәркем төшерү процессын күзәтеп кенә калмыйча, спикерларга үз сорауларын да бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда «Тасма» подкасты өй студиясеннән шәһәрнең иң атмосфералы нокталарына күчте. Моңа кадәр чыгарылышлар Черек күлдә, Мәскәү базарында һәм КАЙТ гастрокомплексының «Казанка Спейс» киңлегендә төшерелде. Аудио- һәм видеоплатформаларда шеф-пекарь Камилә Абдуллина һәм артистка Эльмира Кәлимуллина белән эпизодларны табып була.

Ачык яздырулар «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше.

Подкаст турында

«Тасма» — Алсу Мансурованың татарча DIY-подкасты. 2025 елның көзеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр проектның 7 чыгарылышы чыкты. Кунаклар арасында — татар музыкантлары Defne, Булат Шәйми (taraf төркеме), «Идель» журналы шеф-редакторы һәм журналист Динара Зиннәтова, актриса Ләйсән Фәйзуллина, «Идел» журналы шеф-редакторы һәм шагыйрә Гүзәл Закирова һәм табиб Зөлфәт Әхмәтов. Чыгарылышларда автор һәм аның кунаклары шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша. Темалар арасында: экзистенциаль кризислар кичерү, гаилә һәм мөнәсәбәтләр, заманча мәдәният, медицинадагы стигмалар һәм буллинг. Барлык чыгарылышлар видео- һәм аудиоформатта махсус платформаларда урнаштырылган.

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak
gy9tok19kjmvchke