Чараның партнеры булу

Республикабызда «Җәй Татарстанда» проекты йомгакланды

  • 30 Сентябрь

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр республикада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Җәй Татарстанда» проекты узды. Дүрт ай эчендә төбәгебез халкы һәм кунаклары Татарстанның 45 почмагында ачык һавада 3500дән артык вакыйганы карый алды.

Бердәм афиша – проектның төп коралы

Проект төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрне – ишегалларын, паркларны, скверларны һәм яр буйларын активлаштыру, шулай ук вакыйгалар турында бердәм мәгълүмат чыганагы булдыру максаты белән тәкъдим ителде. Республиканың барлык чараларын берләштергән онлайн-афиша төп корал булды. Уңайлы фильтрлар ярдәмендә кулланучылар берничә минут эчендә ял көннәренә үз мәдәни программасын төзи алганнар иде. Безнең сайт төрле буын мәнфәгатьләрен колачлады: балалар өчен остаханәләр һәм театральләштерелгән күренешләр, яшьләр өчен фестивальләр һәм спорт ярышлары, урта яшьтәгеләр өчен лекцияләр, иҗат кичәләре һәм концертлар үткәрелде.

Яңа мәдәни стандарт

«Бердәм афиша төбәк фестивальләреннән алып ишегалларында узучы вакыйгаларга кадәр бөтен башлангычны хуплый. Бу җирле инициативаларга үсәргә һәм күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә ярдәм итә», – дип уртаклашты «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина.

Татарстан Рәисе ярдәме белән проект, ял итү сыйфатының яңа стандартын формалаштырып һәм республиканың заманча брендының бер өлешенә әверелеп, кирәкле һәм таныла торган ресурс буларак ныгып китте.

Республика халкының һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларның кызыксынуы зур

Проект чорында сайтка 1,4 млн кеше кергән, шул ук вакытта кулланучыларның 58% Россиянең башка төбәкләреннән кайткан кунаклар булып чыккан. Иң зур кызыксынуны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсе халкы күрсәтте. 310 меңнән артык Кулланучы сайтка кабаттан кайтты, бу Татарстан вакыйгалары белән ныклы кызыксынуны раслый.

Муниципаль берәмлекләргә һәм партнерларга ярдәм

Әйтелгәнчә, проект башкаланы гына түгел, муниципаль берәмлекләрне дә колачлады. Мәсәлән, Әлки, Әлмәт һәм Алабуга районнары «Җәй Татарстанда» бренды астында һәркайсы 200дән артык вакыйга уздырган.

«Әлеге инициативага министрлыклар һәм эре компанияләр актив кушылды. Сезонның күренекле вакыйгалары арасында – «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Каракүз» этно-модерн фестивале, Дәүләт торак фонды һәм «Салават Күпере» торак комплексы юбилеен зурлап бәйрәм итү, IT-парк ишегалдында ТР Цифрлы үсеш министрлыгыннан лекцияләр сериясе, шулай ук җәйнең төп вакыйгаларының берсе – Казандагы VK Fest», – дип сөйләде «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының вакыйгалар программалары кураторы» Данил Данилов.

Интерактив бренд-зоналар һәм локаль тәңгәллек

Проектның биш күркәм вакыйгаларында «Җәй Татарстанда» бренд-зонасы эшләде. Кунакларга тематик активлыклар тәкъдим иттеләр. Алар арасында: Россия буенча җибәрелә торган котлау хатлары белән Фортуна тәгәрмәче, шулай ук Татарстан җитештерүчеләреннән лимонад һәм туңдырма.

«Күрше» ишегалды вакыйгалары фестивале

Проект кысаларында локаль инициативаларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасын дәвам иткән «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык фестивале республика халкы өчен яңа гадәткә әверелде.

Оештыру комитетына 585 гариза килгән, шуларның 63 жюри тарафыннан сайлап алынган, ә ике проектны тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлаган. Һәр җиңүче дә ишегалларында кимендә өч вакыйга үткәрү өчен 500 мең сумга кадәр финанслау алган. Вакыйгалар саны буенча Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Алабуга һәм Лаеш районнары  алда бара.

«Төзекләндерелгән ишегалды – территория генә түгел, ул – очрашулар, күршелек һәм иҗат итү урыны. «Курше» фестивале әлеге фикерне дәлилләде. «Җәй Татарстанда» проектының бер өлеше буларак, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән фестиваль иң мөһимен ачты — халык үз ишегалларын аралашу, иҗат һәм үзара хөрмәт үзәкләренә әйләндереп җанландыра белә», – дип уртаклашты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Җәй Татарстанда» республика халкы һәм кунакларын берләштерүче мөһим мәйданчык булды. Бердәм афиша зур фестивальләрне дә, бәләкәй ишегалды бәйрәмнәрен дә хуплады, җирле бергәлекләргә үз идеяләрен кыюрак тормышка ашырырга ярдәм итте.

Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email