
Җырлар, биюләр, күңелле конкурслар һәм яңгыравыклы көлүләр мәйданнарны тулыландырды-халык бәйрәме гаиләләрне, дусларны һәм күршеләрне җыйды.
Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, баганага менү һәм, әлбәттә, көрәш — без Сабантуйны яраткан бар нәрсә.
Ә Нурлатта бәйрәм чын-чынлап гаилә бәйрәменә әверелде: туйны Сабантуйда ук уздырдык! Кунакларның алкышлары астында, милли гореф — гадәтләр һәм ихлас елмаюлар белән-мондый хәл гомерлеккә истә кала.
Җәй әле башлана гына!

