Г. Камал исемендәге яңа театр янындагы балалар зонасы, Казан
2024 елда театрның яңа бинасын төзү тирә-юньдәге территорияне масштаблы үзгәртеп коруга старт бирде. 2025 елда биредә театр бакчасы ачылды, шулай ук 4200 квадрат метр мәйданлы Татарстанда иң зур сулы балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Ул барлык яшьтәге балалар өчен активлыклар белән сигез тематик зонадан тора. Бу киңлекнең төп үзенчәлеге — Кабан күлендә яшәүче кошлардан илһамланып ясалган соры челәннәр рәвешендәге уникаль уен конструкцияләре. Әлеге тимер кошның канат җәеме - 6,5 метр. Шулай ук мәйданчыкта суда тәҗрибәләр үткәрү өчен 17 метрлы интерактив өстәл куелган. Балалар шлюзлар һәм бүлүчеләр ярдәмендә су агымнары белән идарә итә, мини-дамбалар төзи һәм су каналлары буйлап көймәләр җибәрә ала.
Яшьләр сарае янындагы сквер, Бөгелмә
Бу киңлек актив яшьләргә һәм гаилә ялына юнәлдерелгән яңа шәһәр үзәгенә әверелде. Скверның дизайны ачык төсләргә һәм иҗат образына корылган, ә ирекле формаларда бормалы сызыклар рәвешендәге Бөгелмә елгасы һәм җирле керкә (пеструшка) балыгы символлары яшерелгән. Биредә спорт өчен барлык шартлар тудырылган: стритбол, воркаут һәм паркур өчен күп функцияле мәйданчыклар җиһазландырылган, өстәл теннисы һәм шахмат өчен өстәлләр куелган. Чаралар үткәрү өчен сәхнәсе һәм амфитеатрлары булган вакыйгалар киңлеге, шулай ук рәсем ясау һәм остаханәләр өчен зоналар каралган. Тынычлыкны өстен күрүчеләр өчен уңайлы урам җиһазлары белән тыныч ял итү зоналары һәм аерым уен мәйданчыгы булдырылган.
Алтынов паркы, Яшел Үзән
2023 елдан федераль программа буенча алып барылган Комаров урамындагы паркны комплекслы төзекләндерү 2025 елда тәмамланды. Автомат су сибү системасын, өстәмә яктырту урнаштыру һәм яшелләндерү эшләре кебек заманча чишелешләр ярдәмендә парк ял итү өчен уңайлы урынга әйләнде. Актив ял итүчеләр универсаль спорт мәйданчыкларын, яңа җәяү йөрү маршрутларын һәм канатлар, тотынып менү урыннары, велотренажерлары булган заманча балалар спорт комплексын бәяләячәк. Эт тотучылар өчен хәвефсез һәм уңайлы мәйданчык булдыру яңаруның мөһим өлеше булды — йөртү зонасы йорт хайваннары өчен махсус уен элементлары белән җиһазландырылган.
«Яр буе» (Прибрежный) паркы, Яр Чаллы
Бу табигать территориясе 2022 елдан башлап этаплап үзгәрә. Бу вакыт эчендә биредә велосипедта һәм җәяү йөрү маршрутлары оештырылды, спорт, балалар мәйданчыклары һәм этләрне йөртү зоналары урнаштырылды. 2024-2025 еллардагы төзекләндерүнең соңгы этапларының төп бурычы «Урманлы» (Лесное) күле тирәсен тәртипкә китерү булды. Хәзер биредә яңа пирсларда су буенда ял итеп яки ярга куелган таганнарда атынып ләззәтләнергә мөмкин. Яхт-клуб янында уңайлы баскычлы төшү юлы барлыкка килде. Яшелләндерү эшләре һәм навигация, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган мәгълүмат стендларын урнаштыру соңгы штрих булды.